Винни һәм аның дуслары (6+)
8
Октябрь 2021
Җомга
7 октябрьдә 10 нчы санлы китапханә яшь китап сөюче дусларын – «Белдекле мәчедә кунакта» клубы әгъзаларын инглиз язучысы Алан Милнның «Винни Пух и все-все-все» әкият-повесте төп герое Винни Пухның туган көненә чакырды. Пятачок балаларга бал хәзинәләре картасын җибәрде. Алар, картада күрсәтелгән маршрут буенча барып һәм Куян, Ябалак апа, Крошка Руның сорауларына җавап биреп, быел 95 еллыгын бәйрәм итүче китап битләре буйлап сәяхәт кыла алды һәм Винни-Пухка кышкылыкка бал чүлмәкләре җыярга булышты.
|